Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балтачта Яңарыш чорында төзелгән мәчетнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Балтачның Бөрбаш авылында Яңарыш чорында төзелгән мәчетнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Бөрбаш мәчетенең тарихы авылның яшәеше белән турыдан-туры бәйләнгән. Авылда барлыкка килү, нигезләнү чорыннан ук мәчет эшләгән. Ул заманда мәчетләрнең манарасыз, кысан булуларын искә алырга кирәк. Шунлыктан ул берничә тапкыр яңартылган, күчереп тә салынган.

1744 елда патша хөкүмәте мәчетләрне җимертүне туктату турында карар кабул итә, авылларда мәчетләр кабат торгызыла, төзелә башлый. Бөрбашта да яңа мәчет калкып чыга. Еллар үткәч, яңа мәчет салу мәсьәләсе күзгатыла. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Бу мәчетнең ахыргы язмышы үтә аяныч - ул ил өстендә игелекле җилләр көннән-көн үзен ныграк сиздерә барган 1988 елда гына сүтелде. Мәчетне сүткәндә аның түбәсе кыегыннан табылган язулы тактада мәчетнең 1823 елда төзелгәнлеге, 1883 елда такта белән төрелгәнлеге язылган була. Авыл халкына 165 ел хезмәт иткән мәчетне сүтүчеләр аның әле бернинди төзекләндерүләрсез тагын шуның кадәр хезмәт итәрлеге булган бит дип таң кала. Бәлки, тагын бер-ике генә ел сабыр ителгән булса, ул тарихи мәчет бүгенге көндә үз асылына кайтыр, манарасыннан изге азан моңы яңгырар иде», - дип яза Гарифҗан Мөхәммәтшин «Балтач мәчетләре. Үткәне һәм киләчәге» дигән китабында.

Бөрбаш мәчете 1989 елның 10 августында СССРның Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтендә, 1992 елда Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә теркәлгән. Аның беренче һәм бүгенге имамы, аның төзелеш һәм җиһазлау эшләренең әйдәүчесе һәм оештыручысы Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Беренче көннәреннән үк мәчет каршында мәдрәсә эшли, балаларга дин, әхлак дәресләре бирелә.

2017 елда мәчет үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу вакыттан бирле 5 ел узып киткән һәм Бөрбаш мәчете үзенең 30 еллык бәйрәмен зур итеп уздырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *