"Азатлык" яшьләр берлеге прокурордан Чаллыда Сталинга һәйкәл куелуның канунилыгын тикшерүне сорый
Берлек прокурордан һәйкәлне алып кую эшләрен оештыруны да сораган. "Алга таба Чаллы шәһәрендә генә түгел, гомумән, Татарстанда Сталинга һәйкәл куйдыруны кануни рәвештә булдырмау өчен тиешле чаралар күрүегезне сорыйбыз" диелә республика прокурорына җибәрелгән хатта.