«Казан» гаилә үзәге янында һәм Кремль территориясендә шәһәрнең ике төп чыршысы кабынды
Бүген Казан Кремленең Дәүләт оешмалары урнашкан бинаның (Присутственные места) яңа ишегалдында бәйрәм мәйданчыгы ачылды. Шәһәр мэриясе әлеге Яңа ел мәйданчыгын видеога төшергән.
Исегезгә төшерәбез, Казан Кремленең Дәүләт оешмалары урнашкан бина (Присутственные места) янында быел беренче тапкыр Яңа ел мәйданчыгы оештырылды. 15 гыйнварга кадәр анда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Яңа ел ярминкәләре, спектакльләрдән торган кышкы программа, балалар өчен мастер-класслар һәм Казандагы иҗади төркемнәрнең чыгышлары узачак.
Моннан тыш, бүген «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысын ачу бәйрәме булды. Аны 1280 лампочкадан торган гөмбәз бизи. «Татар-информ» «Чаша» алдына Яңа ел чыршысын кую шәһәргә 14,8 миллион сумга төшәчәген хәбәр иткән иде.