Рөстәм Миңнеханов Казанда укучы ике баланың Яңа ел теләген үтәячәк
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов балаларның теләкләре язылган открыткаларны чыршыдан алды. Казанда укучы бер бала балалар радиосында булырга хыяллана, ә икенче бала акыллы колонка турында хыяллана. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара бүген «Корстон»да «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе съезды кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында әлеге проектта катнашырга чакырып мөрәҗәгать итте. 2018 елдан башланган чара барышында дүрт ел эчендә 60 мең чамасы Яңа ел теләге тормышка ашырылган.