Синоптиклар Татарстанда томан, буран һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә
Иртәгә, 22 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава торышы бозылыр дип фаразлана. Төнлә томан төшә, ә көндез көчле җил чыга. Республика Гидрометеорология үзәге шул турыда кисәтә.
Буран аркасында юлларда күз күреме начарлана.
Төнлә -11.. -16 градус, көнчыгыш районнарда -18..-23 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -1..-6 градуска кадәр җылытыр дип көтелә. Юлларда бозлавык саклана.