Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Милли Шура утырышында Сабантуйны татар халкының милли бәйрәме дип теркәргә тәкъдим ителде

Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуында Сабантуйны татар халкының милли бәйрәме дип теркәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар.

«Бөтенроссия авыл Сабантуенда миллилек җитми дип саныйм. Быел Мордовиядәге Сабантуйда җирле журналистларның, үзәк телевидение һәм блогерларның чыгышларын күзәттем, алар бервакытта да «татар» сүзен кулланмады, «Бөтенроссия авыл Сабантуе» дип кенә әйттеләр. Башка милләт белән кушылып, татар Сабантуен башка милләтләргә бүләк итмибезме?» – дигән сорау бирде татар блогеры Фәгыйлә Шакирова.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та шул сорауны күтәрде.

«Төрле өлкәләрдәге Сабантуйда булырга туры килде. Бер генә җирдә дә Сабантуй дигән сүз янында «татар» сүзе кулланылмаган. Берәр урынга булса да, Сабантуйның татар халкының милли бәйрәме икәнен язып булмас идеме? Кайбер кеше бәйрәмнең татар халкыныкы икәнлеген аңламый, «халыкара бәйрәм» дип кенә җавап бирәләр», - дип әйтте ул.

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тәкъдимнәрне тыңларга әзер булуын әйтте.

«Сәхнәдә дә, менюда да, бүтән җирләрдә дә язарга урын табарбыз. Тәкъдим итегез, тыңлыйбыз. Программа татар телендә алып барылгач, татар язулары булгач, Сабантуйның татар халкыныкы икәне болай да аңлашыла дип уйлый идек. «Татар» дип язарга кирәк дип табасыз икән, монда бернинди каршылык юк», - дип җавап бирде ул.

Рәмис Латыйпов, мисал буларак, «Халыкара татар шахтерлар Сабантуе» дип атап булыр иде», - диде.

«Быел Бөтенроссия авыл Сабантуе Мордовиядә булды. Үзебезнең Сабантуйларны чит өлкәдә үткәргән вакытта шушы өлкәнең гореф-гадәтләрен үзебезгә алырга тиеш булабыз, бу – компромисс. Татарстан өчен программаның кереш өлеше 20 минут бара, җирле халык 12-15 минут чыгыш ясый. Азактан бөтен халык уртак зур номер белән тәмамлый. Сабантуйны башкача үткәрү кыен булачак», - диде Милли Шура рәисе.

Аның фикеренчә, Татарстан үз таләпләрен куйса, федераль Сабантуйны үткәреп булмас иде. «Читтә яшәүче татарлар Сабантуйны Иркутск, Владивостокта үткәргән вакытта татар халкы өчен үткәрә, чөнки анда татар халкы гына килә дә», - диде Васил Шәйхразыев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *