Волгоград янында Казанга баручы автобус һәлакәткә очраган, ике кеше үлгән
Бүген иртән Волгорад өлкәсенең Дубовский районында юл-транспорт һәлакәте булган.
Волгоград – Саратов – Сызрань юлында Mercedes микроавтобусы һәм MAN йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Хәзерге вакытты юл һәлакәтендә ике кешенең үлгәнлеге билгеле. Моннан тыш, дүрт кеше имгәнгән, аларның берсе – бала.
Билгеле булганча, автобус Дагыстаннан Казанга хәрәкәт иткән.