Петербур депутаты Путинга "сугыш" сүзен кулланган өчен җинаять эше ачуны сорый
21 декабрьдә Мәскәүдәге матбугат очрашуында Путин "Безнең максат - киресенчә, бу сугышны бетерү", дип әйтте. Июльдә Мәскәүдәге муниципаль депутат Алексей Горинов "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен куллангач, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.