Татарстанда дизель ягулыгының бәясе арту дәвам итә
Узган атнада (12-19 декабрьдә) Татарстанда дизель ягулыгына бәяләр артты. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Бер атна эчендә «дизель» бәясе бер литрына 18 тиенгә — 53,95 сумнан 54,13 сумга кадәр арткан. Шул ук вакытта 2022 ел башыннан ул 5% ка, яки литры өчен 3,24 сумга арткан.
АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин бәяләре элеккечә калды.