Миңнеханов мобилизацияләнгәннәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы закон имзалады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законга үзгәрешләр кертте. Хәзер бушлай юридик ярдәмгә мобилизацияләнгән татарстанлылар һәм аларның гаиләләре дә ия була ала. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Яңалыкны ТР Дәүләт Советы депутатлары 23 декабрьдә узган Татарстан парламентының 39нчы утырышында хуплады. Түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы затлар исемлегенә ирекле формированиедә булу турында контракт төзегән республика халкы да (махсус хәрби операциядә катнашу шарты белән) кертелгән.