Электросталь мөселман җәмгыяте «Әманәт» балалар тәрбияләү үзәге ачты
Электросталь шәһәрендә мөселман җәмгыятендә мөһим вакыйга булды – «Әманәт» дип аталган балалар тәрбияләү үзәге ачылды. Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә сылтама белән Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Үзәкне ачу тантанасында балалар, аларның ата-аналары һәм педагоглары катнашты. Үзәкнең эшчәнлеге ничек алып барылачагы турында сөйләгәндә, укытучылар искәртүенчә, индивидуаль якын килү һәм заманча методикалар куллану яшь мөселманнарның шәхси үсешенә ярдәм итәчәк.
Балаларда исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен тәрбияләү, аларда лидерлык сыйфатларын үстерү, үзара хөрмәткә нигезләнгән социаль коммуникацияләрне өйрәтү дә күздә тотыла, диелә хәбәрдә.