Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре ерак юлга чыгуны кичектереп торырга киңәш итә
Татарстанда киләсе тәүлектә һава торышы бозылыр дип көтелә. Чәршәмбе көнне, 28 декабрьдә, 18.00 сәгатьтән соң республикада буран башланыр дип фаразлана. Кар күп явачак, юлларда кар көртләре җыелачак, ерактан күренүчәнлек кими.
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә начар һава шартларында юлда сак булырга кирәген искәртә. Торак пунктлардан читкә чыгуны кичектерергә, юлга чыгар алдыннан машинаның төзеклеген тикшерергә кирәк. Трассада куркынычсыз тизлекне сайларга, алдан уйланмаган маневрлар ясаудан сакланырга киңәш ителә.