Республикакүләм «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе башланды
Республикакүләм «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе башланды. Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу бушлай. Катнашучыларның рөхсәт ителгән яше: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2023 елның 25 гыйнварына кадәр ilham1935@mail.ru электрон почта адресы буенча кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе белән әлеге сылтама аша үтеп танышып була.