Татарстанда -13 градуска кадәр салкын булачак
Җомга көнне, 30 декабрьдә, Татарстан территориясендә бераз кар явачак, талгын җил исәчәк һәм болытлы көн булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -8..-13 градус күрсәтер, көндез -4..-9 градуска кадәр күтәреләчәк.