5 гыйнвардан Саратов белән Казан арасында яңа авиарейс ачыла
5 гыйнвардан Казан белән Саратов арасында яңа авиарейс хезмәт күрсәтә башлый, дип хәбәр итә Саратовның «Гагарин» аэропорты матбугат хезмәте.
Пассажирларны атнага ике тапкыр 50 кешегә кадәр сыйдырышлы Bombardier CRJ 200 йөртәчәк. Рейслар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Очкыч Казанга 14.50 сәгатьтә, кире юнәлештә – җирле вакыт буенча иртәнге 6.00 сәгатьтә очып китәчәк.Очышның озынлыгы бер сәгать чамасы булачак.