Казанда ут белән көрәшүчеләр Дорожный тыкрыгында ут капкан складны сүндерә
Казанның Дорожный тыкрыгындагы бер йортта янгын чыгуы хакында хәбәр бүген 101 янгын сагы номерына 14.15 сәгатьтә килгән.
Урынга юл тоткан янгын сүндерүчеләр складка ут кабуын ачыклаган. Хәзер алар янгынны сүндерә. Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Төгәллек кертелгән мәгълүмат буенча, янгын гаражда чыккан. Аның мәйданы 70 квадрат метр тәшкил иткән.