Россиядә 23 миллион кеше гыйнвар пенсиясен вакытыннан алда алган
Россиядә пенсияләрен, гадәттә, гыйнвар башында банклар аша алучы 23 миллионга якын кешегә акча вакытыннан алда күчкән. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әгәр өлкән яшьтәге кеше пенсияне банк аша ала, ә акчаны күчерү датасы гыйнварның беренче көннәренә туры килә икән, бу очракта ул счетка иртәрәк – декабрьнең соңгы көннәрендә күчә. Пенсия түләү бу атнада башланды», - дип искәртте хезмәт һәм социаль яклау министры.
Шул ук вакытта, Россия почтасы бүлекләре аша пенсияне график нигезендә 3 гыйнвардан китерә башлыйлар.