Миңнеханов татарстанлыларга «Хәситә» дип аталган Яңа ел мюзиклын карарга киңәш итте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында күрсәтеләчәк «Хәситә» дип аталган Яңа ел мюзиклын карарга киңәш итте.
«Яңа ел төнендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы тамашачыларга бүләк – мюзикл әзерләгән. Карамый калмагыз!» – дип язган ул үзенең телеграм-каналында һәм мюзиклның рекламасы урын алган видеоролик куйган.
Искәртеп узабыз, «Татар-информ» агентлыгы мюзиклның 31 декабрьдә, Мәскәү вакыты белән 22.05 сәгатьтә күрсәтеләчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Фильмда вакыйгалар татар хатын-кызларының кыйммәтле бизәнү әйбере – хәситә тирәсендә бара. Ата-бабадан калган ядкарьне югалту гаиләне борчуга сала.
Музыкаль проектта төп рольләрне татар эстрадасының танылган артистлары башкара.