Илшат Әминов «Татар-информ» турында: Бик җитди үзгәрешләр кертелде
2022 елда «Татар-информ» ресурсларының уникаль кулланучылар саны 18 миллион кешегә җитте. tatar-inform.ru – мәгълүмат агентлыгы сайтының иң күп аудиториясе – 15 миллион кулланучы. Бер елда укучылар саны 38 процентка күбәйгән. Шул ук вакытта карау саны 30 миллионнан артып китте.
«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уңышларын билгеләп, болай диде: «Агентлык эшендә бик җитди үзгәрешләр кертелде, алар оперативлыкны да, эксклюзивны да, иң мөһиме – компетентлы эксперт фикерләрен дә күздә тота. Бер басма да мондый яңалыклар палитрасы һәм аның мәйданында чыгыш ясаучы экспертлар дәрәҗәсе белән мактана алмый».