Россия туристлары арасында иң популяр визасыз илләрне атадылар
Төркия, Мисыр һәм Таиланд россиялеләр арасында иң популяр визасыз илләр булып кала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Дмитрий Горинга сылтама белән хәбәр итә.
«Россиялеләр визасыз берничә илгә ял итәргә бара ала. Иң популяр юнәлешләр – Төркия, Мисыр һәм Таиланд», - диде Горин.
Ул шулай ук Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Грузия һәм Сербиягә дә визасыз барып булуын искәртте. Шулай ук Мальдив утраулары, Индонезия, Вьетнам, Куба, Доминика Республикасы һәм Венесуэлага сәфәрләр дә туристлар арасында популяр.