Соңгы тәүлектә Татарстанда 60 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар кимүен дәвам итә. Күрсәткечләр соңгы ике атна дәвамында – 17 декабрьдән бирле кими.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 60 яңа очрагы ачыкланган, 11 пациент хастаханәгә озатылган, 68 кеше терелгән.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 193 398 очрагы теркәлгән.