Казанда Яңа ел төнендә, балконга салют төшеп, аздан гына янгын чыкмаган
Казанның Сафиуллин урамындагы бер йортта яшәүчеләр «Татар-информ» адресына хат юллаган.
Алар Яңа ел төненең тыныч булмавы хакында яза. Яңа елны бәйрәм итүче бер төркем урамда салют аттырырга карар кылган. Тик алар моның өчен махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкны түгел, ә йорт янындагы урынны сайлаган.
Нәтиҗәдә, берничә залп балконга эләккән. Бәхеткә, янгын чыкмаган.
«Царево» торак комплексында да шундый ук хәл булган. Биредә берничә кеше, шул тирәдә яшәүчеләрне куркытып, йортлар арасында фейерверк аттырган.