Русия саклану министрлыгы Макеевкада 63 хәрби һәлак булуын таныды. Үлүчеләр берничә йөз була ала
Һәлак булучылар мобилизацияләнгәннәр булганмы, алар нинди хәрби бүлекчәгә караган - монысын министрлык әйтмәде. Самар губернаторы үлүчеләр арасында Самар өлкәсесеннән мобилизацияләнүчеләр булуын раслады.