Россиядә торакның рәсми бәясе 6,4 процентка арткан
Россиядә торакның бер квадрат метры 6,4 процентка арткан. Тулаем алганда, 2023 елның беренче яртысында илдә бер квадрат метр 88 737 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.
Шулай ук беренче кварталда һәр төбәк өчен бер квадрат метрның уртача базар бәясе күрсәткечләре дә билгеләнде.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы буенча хәзерге вакытта торакка иң югары рәсми бәя Мәскәүдә – 169 679 сум. Икенче урында - Санкт-Петербург (165 315 сум), өченчедә – Приморье крае (150 287 сум). Иң түбән бәяләр – Ингушетия (45 805 сум), Кабарда-Балкар (50 192 сум) һәм Калмыкиядә (51 753 сум).
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы торак бәясен даими рәвештә билгели. Әлеге күрсәткечләр гражданнарның аерым категорияләренә торак биргән вакытта социаль түләүләрнең күләмен исәпләү өчен кулланыла.