Татарстанда ике машина бәрелешү аркасында бер кеше үлгән
Татарстанның Чистай районында Казан-Оренбург юлының 110нчы чакырмында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда җиңел автомобиль белән «Газель» бәрелешкән.
Бәрелешүдән соң җиңел автомобиль юл кырыена төшеп киткән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, һәлакәттә бер кеше үлгән, җиңел машина белән идарә итүче хатын-кыз имгәнгән.