Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда йөкле хатыннар һәм балалы гаиләләр бердәм пособиесенә 19 мең гариза бирелгән

28 декабрьдән Татарстанда яшәүчеләр йөкле хатын-кызлар һәм балалы гаиләләр өчен бердәм пособие рәсмиләштерүгә 19 меңгә якын гариза биргән. Пособиены 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган барлык аз керемле гаиләләр дә алачак, дип искәртә Россия Социаль фонды.

«Татарстан Социаль фонды 3 гыйнвардан гаризаларны карау эшен башлады. 4 гыйнварда фонд шулай ук гражданнарны төрле мәсьәләләр буенча кабул итте. Россия Социаль фонды клиентлар хезмәте татарстанлыларның яңа түләүне рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булсын өчен махсус график буенча эшләде», - дип аңлатты Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, республикада яшәүчеләр алга киткән интернет-кулланучылар буларак, барлык гаризалар дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән.

Вафин әйткәнчә, гаризаларның бер өлеше өч яшькә кадәрге беренче балага пособиегә бирелгән. Хәзер ул шулай ук бердәм пособиегә кертелгән, әмма 2023 елга кадәр туган балалы гаиләләр аны элек гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерергә мөмкин.

Түләүләрнең яңа тәртибе ярдәмендә өч яшькә кадәрге балаларга пособие билгеләү кагыйдәләре бердәм була һәм бала туу чиратына бәйле булудан туктаячак. Элек ул беренче, ә кайбер төбәкләрдә өченче һәм аннан соңгы балаларга билгеләнгән булса, хәзер алардан барлык мохтаҗ гаиләләр файдалана алачак.

Моннан тыш, алар ана капиталыннан түләүне рәсмиләштерә һәм аена бердәм пособиедән башка уртача 13,5 мең сум алачак.

Пособиене дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәккә яки Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондына шәхсән барып рәсмиләштерергә мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *