Һава торышына бәйле Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә бәйрәм чаралары кичектерелде
Һава торышына бәйле Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре паркларында һәм скверларында Раштуага багышланган бәйрәм чараларын кичектерделәр.
«Тиздән көннәр җылытыр һәм без кабат паркларда күрешербез дип өметләнәбез», диелгән Чаллы парклары Телеграм-каналында.
Раштуа бәйрәсе Энергетик мәдәният йорты һәм Азатлык мәйданнарында планлаштырылган иде.
Һава торышы үзгәрүе сәбәпле, Әлмәттә – Нефтьчеләр мәйданында, «Сәламәтлек» паркында һәм Түбән Мактама бистәсендә мәдәни-күңел ачу чаралары булмаячак. Мәдәният идарәсе шундый карар кабул итте.
«Татар-информ»га район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, чаралар бүген, 7 гыйнварда гына кичектерелгән. Шулай ук Түбән Кама һәм Буа районы паркарында да бәйрәм чаралары күчектерелгән иде. Моннан тыш, Казан паркларында һәм скверларында булырга тиешле Яңа ел чаралары да киләсе атнага күчерелде.