Россиянең танылган язучысы, сценарийлар авторы һәм драматург Алексей Слаповский вафат
Россиянең танылган язучысы, сценарийлар авторы һәм драматург Алексей Слаповский 65 яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы кинорежиссер Алексей Рудаковка сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, кичә Слаповскийны авыр хәлдә Мәскәү шәһәр пульмонология үзәгенә реанимациягә салганнар, аның үпкәләренең 75 проценты зарарланган булган.
Слаповский 1957 елның 29 июлендә Саратов өлкәсенең Чкаловское авылында туган. Россия Язучылар берлеге, Театр әһелләре берлеге һәм «Волга» журналы редколлегиясе әгъзасы. Слаповский «Первое второе пришествие», «Анкета», «Качество жизни» дигән китаплар авторы. Ул шулай ук «Пятый угол», «Участок», «Ирония судьбы. Продолжение», «Остановка по требованию» һ.б. фильмнарның сценарий авторы да.