Түбән Камадан Яңа ел бәйрәмнәрендә 40 мең тонна кар чыгарылган
Яңа ел ялларында Түбән Камада шәһәрне кардан чистарту эше дәвам итте. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итте.
«Безнең барлык хезмәтләр дә бу Яңа ел каникулларында бик тырышып эшләде», — дип язды ул.
Бу вакыт эчендә 32 мең кубометр кар чыгарылган, бу кырык мең тоннага тиң. Чагыштыру өчен, бу күләм узган елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 4 тапкыр артыграк.
«Чиста Түбән Кама» миссиясендә катнашкан һәр хезмәткәргә рәхмәт белдерәм», — дип билгеләп үтте Муллин.