Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның «Канатлы нур» дигән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу - авторның соңгы елларда язылган лирик-фәлсәфи әсәрләре кергән өченче китабы.
Шигырьләрнең темасы төрле: алар шигъриятнең үзенә, тормышка, туган җиргә, Ватанга, әнисенә, әтисенә, мәхәббәткә, дуслыкка, гаиләгә багышланган. Гөләндәм шигырьләрендә кешенең тормышы, бу дөньядагы максаты, шулай ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында уйлана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Минем өчен язылган һәр шигырь - бала кебек. Бу әсәрләр шундый көтеп алынган, йөрәккә якын. Үз шигырьләрем белән кешеләрнең күңелләренә игелек чәчәргә омтылам, чөнки тормышта яхшылык булганда, яшәве күпкә җиңелрәк һәм яхшырак. Укучылар шигырьләрдә үз тормышының ниндидер мизгелләрен кичергән хисләре белән аваздаш булуын тануына шатмын, димәк, мин дөрес юлда», - дип уртаклашты үзенең фикерләре белән шагыйрә.
«Интернетның уңай яклары булуга карамастан, ул безгә китапны алмаштыра алмаячак, шуңа күрә укучыларны яңа басма белән сөендерергә карар кылдым», – диде ул.
Гөләндәм Галиева - республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге иҗади конкурсларда җиңүче. Аның әсәрләре әдәби басмаларда актив бастырыла. Шулай ук Түбән Кама муниципаль районы Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкче урынбасары булып эшли.