Мәскәүдәге күргәзмәнең ябылу чарасында Россиядәге беренче басма Коръән күрсәтеләчәк
13 гыйнварда Россиянең Дәүләт үзәк хәзерге заман тарихы музеенда (Мәскәү, Тверь урамы, 21нче йорт) «Ислам бакчалары. Гасырлар аша иман нуры» күргәзмәсе эше төгәлләнүгә багышланган чара оештырыла. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан үтәчәк.
Чара барышында тантана кунаклары өчен экскурсия оештырылачак. Катнашучылар Россия Милли китапханәсендәге Россиядәге беренче басма Коръәннең төп нөсхәсен күрәчәк. Ул 1787 елда нәшер ителгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук «Мәдинә» нәшрият йорты чыгарган уникаль китапның беренче репринт басмасы да күрсәтелә. Басма Идел буе Болгар халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан чыккан. Тантанада катнашучыларга «Мәдинә» нәшрият йортының яңа китаплары да күрсәтеләчәк.
Күргәзмәне һәм уникаль басмаларны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, «Мәдинә» нәшрият йортының баш мөхәррире, профессор, теология докторы Дамир Мөхетдинов, «Мәдинә» Башкарма дирекциясе генераль директоры, «Ислам бакчалары. Гасырлар аша иман нуры» күргәзмәсе кураторы Илдар Нуриманов тәкъдим итәчәк.
Күргәзмә Россиянең Дәүләт үзәк хәзерге заман тарихы музеенда 2022 елның 25 ноябрендә эшли башлады, тантаналы ачылышы 9 декабрьдә узды, анда күп кенә Россия һәм чит ил кунаклары җыелды.
Күргәзмә ябылу чарасына аккредитация узу өчен гаризаларны dumrf.ru@gmail.com электрон почтасына җибәрү сорала.