Казанда Парин урамында автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешкән, пациент үлгән
Бүген көндез Казанның Парин урамында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Вакыйга урынында булучылар әйтүенчә, ашыгыч ярдәм машинасы һәм автобус бәрелешкән.
Ашыгыч ярдәм машинасындагы өлкән яшьтәге хатын-кыз урынында ук һәлак булган. Ике хатын-кыз фельдшерны хастаханәгә алып киткәннәр. «Татар-информ»га үз чыганагыннан шул турыда мәгълүм булды.
«Беренче мәгълүматларга караганда, ашыгыч ярдәм машинасы каршы як полосада хәрәкәт иткән», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.
Автобуста берәү дә зыян күрмәгән.