Фәрит Мөхәммәтшин Мортаза Рәхимовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән Башкортстан һәм тулаем алганда ил үсешенә саллы өлеш керткән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мортаза Рәхимовның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
«Иҗтимагый һәм сәяси тормышның үзәгендә кайнап, киң җәмәгатьчелектә зур абруй һәм хөрмәт казанып, Мортаза Рәхимов Башкортстанның беренче Президенты итеп сайланган иде, республиканың динамик социаль-икътисади үсешенә юнәлдерелгән күп кенә идеяләрнең эш башында торды», – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров адресына юлланган телеграммасында.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Мортаза Рәхимовның озак еллар дәвам иткән киңкырлы эшчәнлеге Башкортстан һәм Россия Федерациясенең яңа сәяси һәм хокукый системасын булдыру, милләтара тынычлык һәм гражданнар арасындагы татулыкны ныгыту, ике республиканың тугандаш халыклары арасындагы элемтәләрне үстерү һәм ныгыту белән бәйле булды.
«Әлеге гаҗәеп кеше, башкорт халкының лаеклы улы һәм чын патриоты турында якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланачак», – диелә телеграммада.
Искәртеп узабыз, Мортаза Рәхимов 88 яшендә вафат булды. Аның белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 13 гыйнварда, Уфадагы «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында узачак.