Тимур Сөләймановның министрлыктан китүе – дәрәҗәсе төшүме, әллә күтәрелүме?
Татарстан хөкүмәтендә үзгәрешләр. Әлегә Яшьләр эшләре министрлыгында. Тимур Сөләйманов министр вазифасыннан китте. Ул Русиянең "Движение первых" балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеген җитәкләячәк. Бер үк вакытта Татарстан президенты ярдәмчесе дә булып торачак.