Рөстәм Миңнеханов Мортаза Рәхимов белән бергә төшкән фотосын күрсәтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу турыда ул үзенең телеграм каналында язган.
Ул Башкортстанның беренче лидеры белән бергә басып торган фотосы белән дә уртаклашкан.
«Мортаза Гобәйдулла улын соңгы юлга озаттык... Тугандаш башкорт халкының кайгысын уртаклашам», - диелә хәбәрдә.
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда 88 яшендә вафат булды. Хушлашу мәрасиме бүген Уфада узды. Рәхимов белән хушлашырга Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев килде.
Мортаза Рәхимов бүген Уфа мөселман зиратында җирләнә.