Путин Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне өйрәнергә кушты
Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кушты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Путин җомга көнне Уфага Башкортстанның беренче Президенты белән хушлашу мәрасименә килде. Ул шулай ук республиканың гамәлдәге Башлыгы Радий Хәбиров белән дә очрашты.
«Безнең очрашу кайгылы көннәрдә уза – республиканың беренче җитәкчесе белән хушлашабыз. Шуңа бәйле рәвештә, аның истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне өйрәнүегезне сорар идем. Ул республиканы үстерү өчен күп эш башкарды», - диде Путин.