Лениногорск картлар интернат-йортына нефтьчеләр кер киптерә торган машина алып биргән
Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына нефтьчеләр кер киптерә торган машина алып биргән. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
«Безнең интернат-йортта 80 кеше яши. Һәрбер кешенең урын-җир керләре һәм шәхси әйберләре бар, аларны даими рәвештә алыштырып торырга кирәк. Кер юу бүлмәсе һәркөнне эшли. Анда 3 кер юу машинасы куелган. Әгәр гомумиләштереп карасак, тәүлегенә якынча 30 килограмм кер юыла. Бездә булган аппарат 8 килограммны гына сыйдыра ала», - дип сөйләде интернат директоры Рәмис Галиев.
«Җәен урамда, махсус мәйданчыкта киптерә иделәр, ә менә кышын юеш керләрне саунага куярга туры килде. Шунлыктан беренче чиратта, әлеге мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде», – диде ул.
Әлеге сорау белән учреждение директоры Татарстан Дәүләт Советы депутатына, «Бердәм Россия» партиясенә һәм картлар һәм инвалидлар интернат-йортының күзәтчелек советы рәисе Рамил Төхвәтуллинга гражданнарны кабул итү вакытында октябрь аенда мөрәҗәгать итә.
Депутат «Татнефть» ярдәме ризалыгын алган. Компаниядә әлеге мөрәҗәгатьне уңай кабул иткәннәр, чөнки, белүебезчә, халыкның социаль төркемнәренә һәм төбәкнең халкына булышлык күрсәтү «Татнефть»нең төп принцибы булып тора. Шуннан соң озак та көттермәгән, кер киптерү машинасы учреждениегә кайтарылган.
«Татнефть»кә бик зур рәхмәт. Хәзер без барлык юган керләрне дә киптерә алабыз. Каядыр куярга, эләргә дә кирәкми. Тулысынча диярлек кипкән керләрне үтүкләп, шкафларга гына куярга гына кала», - диде директор.