Татарстанда -22 градуска кадәр салкын булачак
Иртәгә, 16 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз.
Төнлә һәм иртән -18 градуска кадәр салкынайта, ә аязганда һава температурасы -22 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -8..-13 градус фаразалана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтә.