Аксубай игенчесе республика конкурсында җиңгән
Аксубай районының «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Алексей Кудряшов «Иң яхшы комбайнчы – 2022» республика конкурсында җиңүчеләр арасына керде.
Бу игенченең бердәнбер профессиональ җиңүе түгел. Утыз ел механизатор булып эшләгән чорда, хезмәттәге казанышлары өчен ул район, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнгән. Авыл хуҗалыгы эшләре сезонында Алексей Кудряшов ашлама кертүдән алып, урып-җыю эшләрен тәмамлаганчыга кадәр төрле эшләрне башкара.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге аны намуслы, үз эшенең чын остасы буларак характерлый.
Урып-җыю буенча югары күрсәткечкә ирешкән Алексей Кудряшов 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 50 мең сумлык сертификатына лаек булды.