Азнакай йортларына авария аркасында сүндерелгән җылылык кире кайтарылган
Кичә төнлә Азнакайның үзәк котельный коллекторы торбаүткәргечендә төзәтү эшләре төгәлләнде.
Йортларда җылылык белән тәэмин итү тулысынча торгызылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Кичә Азнакайда яшәүче 20 меңгә якын кеше торба үткәргечтәге авария аркасында җылылыксыз калган.