«Татарстан радиосы»нда рәссам Рәшит Гыйләҗев турында тапшыру чыгачак
19 гыйнварда, 13:30 сәгатьтә, «Татарстан радиосы» эфирында Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербургның танылган рәссамы Рәшит Гыйләҗев турында тапшыру чыгачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Рәшит Гыйләҗевның эшләре Татарстанда, Россиядә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә күп тапкырлар тәкъдим ителә. Рәссам 1978 елдан башлап шәһәр, республика һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә даими катнаша, шулай ук кайбер чит илләрдә: Италия, Франция, Германия, Голландия, Англия, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Венгриядә күргәзмәләрдә катнаша.
2022 елда Баулыда «Рәшит Гыйләҗев галереясе» ачылды, диелә хәбәрдә.