Рөстәм Миңнеханов ике татарстанлыга авыл хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре исемен бирде
Татарстанның тагын ике кешесе республиканың мактаулы авыл хуҗалыгы хезмәткәре булды. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Республика агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллинга һәм Чүпрәле районы «Цильна» ҖЧҖнең 1нче сөт-товар фермасы мөдире Айрат Сөләймановка исем бирелде, диелә документта.
Моннан тыш, Миңнеханов Тукай районының «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ механизаторы Ринат Габидуллинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исемен бирү турындагы указга кул куйды.
Шуны да искәртик: декабрь уртасында республиканың ун кешесе ТР авыл хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булды.