Кырым Җәмигъ мәчетендә төп төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды
Подрядчы оешма Кырым Җәмигъ мәчетендә төп төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлады. Төзәтелгән проект документлары Баш дәүләт экспертизасына тапшырылырга әзерләнә, дип хәбәр итте «СпецСтройКрым» генподряд оешмасының баш инженеры Сергей Литвиненко РИА Новости агентлыгына.
«Кырым Җәмигъ мәчетендә төп төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган диярлек», – диде Литвиненко.
Подрядчылар дәүләт экспертизасы өчен кирәкле документлар әзерли, чөнки проектны гамәлгә ашыру барышында төзәтмәләр кертелгән. Баш инженер сүзләренчә, кайбер җиһазлар һәм материаллар белән тәэмин итүдә кыенлыклар килеп чыгу аркасында төзәтмәләр кертү таләп ителгән.
2017 елның апрелендә төзелә башлаган «Джума Джами» мәчете Симферопольнең көньяк калкулыгында, сусаклагыч районында төзелә. Проект буенча ул ике өлештән торачак: 28 метр биеклектәге гөмбәзле 37гә 37 метрлы төп бина һәм колонналары, тәһарәтханәсе булган эчке ишегалды.
Мәчетнең һәрберсе 50 метр биеклектәге дүрт манарасы булачак. Мәчетнең төп бинасы 3 меңнән артык кешене сыйдыра алачак.