Филиппинда су басу вакытында үлүчеләр саны 35 кешегә кадәр җиткән
Филиппинда су басулардан үлүчеләр саны 35 кешегә җитте, 12 кеше зыян күргән. Илнең табигать афәтләре куркынычын киметү буенча дәүләт советы шундый мәгълүмат чыгарды. РИА Новости шул турыда яза.
Моңа кадәр җирле массакүләм мәгълүмат чаралары 33 һәлак булучы турында белдергән иде.
Совет мәгълүматлары буенча, җиде кеше хәбәрсез югалган дип санала. 1 780 йортка зыян килгән, шуларның 548е тулысынча җимерелгән. 68 шәһәр электр энергиясез калган, 17 шәһәрдә су бирүдә өзеклекләр барлыкка килгән, тагын 14 шәһәрдә элемтә линияләре зыян күргән.
Соңгы мәгълүматларда күрсәтелгәнчә, 358 эвакуация үзәгенә 121 996 кеше урнашкан, 14 306 кеше өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр калган, 65 күпер һәм 306 юл зыян күргән. Табигый бәла-каза 35 диңгез порты эшенә йогынты ясаган. 622 шәһәр һәм муниципалитетта уку йортларында дәресләр, тагын 151 шәһәрдә эшләр туктатылган.