Рөстәм Миңнеханов Нурлатның ат спорты мәктәбен мактады
Нурлатның ат спорты мәктәбендә дәресләр дәвам итә, балалар атта йөрү осталыгына өйрәнә, дип хәбәр итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Телеграмдагы үзенең каналында ул төрле яшьтәге балалар төшкән фотолар урнаштырган.
Фоторәсемнәрдәге иң яшь спортчылар – понида, ә өлкәнрәкләре – атта төшерелгән.
«Ял көннәрегез ничек уза? Нурлат ат спорты мәктәбендә балалар атта йөрү осталыгына өйрәнә! Анда җәй көне булган идем, бик әйбәт урын!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Нурлатта ат спорты мәктәбе 2020 елда ачылды. Ат заводы территориясендә ел әйләнәсе эшләүче махсус манеж җиһазландырылды. Күнегүләр дә, ярышлар да шунда уза.