Түбән Камада «Солнце» мәктәбе ачарга җыеналар
4 февральдә Түбән Камада «Солнце» мәктәбен ачу уңаеннан ата-аналар җыелышы узачак.
Анда уку йортына нигез салучы Павел Шмаков катнашыр дип көтелә. Җыелышка кызыксынган ата-аналар чакырыла. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Хәзер булачак мәктәп бинасында (Химиклар урамы, 83а адресы буенча урнашкан элеккеге 35нче балалар бакчасы) төрле фәннәр буенча түгәрәкләр үткәрелә. Җыелышта бу тема да каралачак.
Телеграм-каналда мәктәп чаты эшли, анда кызыксындырган сораулар бирергә мөмкин. Аңа шушы сылтама (t.me/+v0e9CYuSNVRjOGIy) буенча кушылырга мөмкин