Магнитогорскида «Сәхия» мәчетендә Рәҗәп аена багышланган семинар булды
Магнитогорск шәһәренең «Сәхия» мәчетендә изге Рәҗәп аена багышланган семинар узды. Чара дога уку белән башланып китте.
Семинар кысаларында Магнитогорск мөселманнары дини оешмасының рәисе, «Сәхия» мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Гафаров Рәҗәп аеның күркәм сыйфатлары турында лекция үткәрде. Ул Рәҗәп аенда ураза тотуның файдасы турында сөйләде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу изге айда Аллаһы Тәгаләгә якынаюның файдасы турында Хәлимә абыстай Гобәйдуллина сөйләде.
Семинарда катнашучылар Рамазан ае һәм ураза белән бәйле дини мәсьәләләр темасына зур игътибар бирде, шулай ук мәхәллә кешеләре өчен актуаль темалар, шул исәптән мәгърифәтчелек һәм социаль-хәйрия чаралары турында фикер алыштылар.