Баулы районында «Яруллин укулары» төбәкара бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды
Баулы районында Фәнис Яруллинны искә алу чаралары дәвам итә. Бүген аның туган авылында да матур чара узды. «Яруллин укулары» дип исемләнгән төбәкара бәйгегә Ютазы һәм Баулы районы, Башкортстан мәктәпләреннән 120дән артык катнашучы килде.
«Яруллин укулары» төбәкара бәйгесе беренче тапкыр, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе башлангычында, районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә, 2020 елда үткәрелгән иде. Бүген икенче тапкыр аны Кызылъяр мәктәбе оештырды. Бирегә 120дән артык кунак килде.
Бәйгене ачу тантанасында мәктәп директоры Альбина Әминова һәм мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева сәламләде. Кунаклар алдында Кызылъяр авылының яшь талантлары чыгыш ясады. Алар Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
Аннары шигырь сөйләү бәйгесе башланды. Катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, алты номинациядә ярышты. Аларга мәртәбәле жюри бәя бирде. Укучылар бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Күбесе шагыйрьнең озын-озын әсәрләрен сайлаганнар. Бәйгегә Ютазы районының Бәйрәкә мәктәбеннән өч бала килгән.
Барлык укучылар да чыгыш ясап бетергәч, жюри нәтиҗә ясады һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева да катнашты. Ринат Хәмидуллин киләчәктә бу чараны дөнья күләмендә дә үткәрергә мөмкин булуын, аның өчен төрле грантлар барлыгын әйтте.
Чара Фәнис Яруллин сүзләренә язылган «Анам теле» җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.