Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыкара туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыкара туган тел көне уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген – Халыкара туган тел көне. Бу уңайдан сезне янә үзебезнең ана телебезне – татар телен саклау мәсьәләләренә игътибар итәргә чакырам.

Адәм галәйһисәламгә Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән могъҗизаларның берсе – ул телләр белү. Тел барлык белемнәрне, фәннәрне, дөньяны танып белү өчен корал булып тора. Ана, гаилә, ата-бабалар кешенең дөньяга килүенә сәбәпче булса, туган тел кешене, Аллаһының башка мәхлүкларыннан аерып, акыллы, аңлы итә. Туган тел, ата-анабызның теле буларак, безне тирә-як даирә белән таныштыра, дөньяны ача һәм безнең холык-фигыльне формалаштыра.

Туган тел аша адәм баласы үз нәселенең алдагы буыннары белән рухи һәм хисси бәйләнешләрен саклый, гасырлар буе баеган милли мәдәниятенең нигезен аңлый һәм үзендә аның бер өлешен саклый, үзенең асылына төшенә. Ягъни туган тел - кешенең тарихы да, хәтере дә, дәвамы да. Туган телне белмичә яшәү – үз-үзеңә, анаңа һәм ата-бабаларыңа хөрмәтсезлек билгесе.

Һәр халыкны Аллаһы Тәгалә үзенчәлекле итеп яраткан: үз теле һәм үз мәдәнияте белән. Һичшиксез, татар булып туганбыз икән, моны Раббыбызның тәкъдире һәм теләге дип кабул итәргә тиешле. Шушы язган тәкъдиргә шөкер кылып, үзебезнең яшәү мәгънәсен аңлап һәм Аның ризалыгына омтылып. Коръәндә әйтелә:

وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ

Мәгънәсе: «Күкләрне һәм җирне яратуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда белгәннәр өчен билгеләр бар» («әр-Рум» сүрәсе, 22 аять). Ягъни кешелек дөньясында күптөрле телләр булуда Аллаһының Хикмәте һәм Кодрәте бар. Яралтучыбыз Үзе кешелек дөньясын шулай яраткач, безнең туган телебезне җуярга хакыбыз бармыни?! Андый хакыбыз юк, ләкин аны әманәт буларак сакларга бурычыбыз бар.

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһ тарафыннан тәкъдир ителгән, ата-бабаларыбыз һәм аналарыбыз тарафыннан бүләк ителгән газиз туган телебезне яратыйк, саклыйк, өйрәник һәм балаларыбызга әманәт итеп тапшырыйк», -диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *