Татарстанда яңа атна башында көчле җил, яңгыр һәм буран көтелә
Дүшәмбе Татарстанда кабат җилле һава торышы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә, ә урыны белән 23 метрга кадәр була.
Көндез яңгыр, җепшек кар фаразлана. Шулай ук кыска вакытлы буран вакытында күз күреме начарланырга мөмкин. Төнлә юлларда бозлавык саклана, ә көндез «кар боткасы» хасил була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы 0..+3 градус, ә көндез 0..+5 градус була.